ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда МОУНЫҢ 7 сыйныф укучылары өчен экскурсия - лекция узды.


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Заманча технологияләр тормышыбызны гадиләштерә, хәзер күп кенә мәсьәләләрне өйдән дә чыкмыйча хәл итәргә мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталы аша никахны теркәү өчен дә гариза бирергә була. Туйны җәй көне уздырырга теләүче кияүләр һәм кәләшләр хәзер үк буш даталарны актив сайлыйлар һәм теләгән вакытларын броньлыйлар.

Кама Аланы поселогында яшәүче Сергей Виктор улы һәм Халидә Мөхәммәт кызы Шестерневлар 40 ел элек гаилә корганнар һәм быел якут туйларын билгеләп үтәләр.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге 2023 елның 15 мартында 100 нче парны теркәде. Яшь пар, Забродин Денис Александр улы һәм Азизова Гюнай Намаз Кызы юбилей парлары булдылар!


14
март, 2023 ел
сишәмбе

«Гаилә тәрбиясе әлифбасы» – гаилә кыйммәтләрен өйрәнү буенча дәрес кенә түгел, мәктәп укучылары өчен ГХАТ Идарәсе буенча кечкенә экскурсия дә, кызыксынучан балаларның сорауларына җаваплар бирү дә. Бүген безгә кунакка 1нче гимназиянең 6нчы А сыйныф укучылары килде.

Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә, сирәк очрый торган Всеволод исемле ир бала тууын теркәделәр. Бала тууы гаиләдә иң әһәмиятле һәм бәхетле вакыйгаларның берседер мөгаен.


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

2023нче елның 13нче март көнендә 1нче Кама Аланы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9нчы сыйныф укучылары Кама Аланы поселогы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова белән очраштылар.

Саба районы ГХАТ бүлеге «Яшь гаилә мәктәбе» проектын гамәлгә ашыра башлады, аның кысаларында 13 мартта беренче очрашу узды. «Семицветик» муниципаль психология-педагогика хезмәте психологлары белән берлектә, түгәрәк өстәл форматында яшь парлар белән очрашу үткәрелде.

13 март көнне ЗАГС бүлегендә өч гаиләдә малай тууы теркәлде. Улларының ата-аналары Герман, Матвей һәм Артём исемле матур исемнәр бирделәр.


12
март, 2023 ел
якшәмбе

12 март көнне «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова Шәрипҗан Сабир улы һәм Әминә Загертдин кызы Закировларны зөбәрҗәт туйлары белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International