Түбән Кама районы Кама Аланы поселогы ГХАТ бүлеге җитәкчесе 1нче мәктәп укучылары белән очрашты

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

2023нче елның 13нче март көнендә 1нче Кама Аланы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9нчы сыйныф укучылары Кама Аланы поселогы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова белән очраштылар.

«Мөһим сораулар турында сөйләшү» дип аталган очрашуның төп темасы Кама Аланындагы демографик вәзгыять булды. Балалар узган елны поселокта туган балалар саны белән кызыксындылар, яңа туган балаларга бирелгән иң популяр һәм иң сирәк исемнәр турында, никахны теркәү һәм аерылышу, аталыкны билгеләүгә кагылышлы сораулар бирделәр.

Мондый традицион очрашулар яшь буында гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү өчен бик мөһим. Алар бәхетле ныклы гаилә төзү, ышаныч, мәхәббәт һәм үзара ярдәм атмосферасын булдыру турында уйларга мәҗбүр итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International