«Гаилә тәрбиясе әлифбасы» – гаилә кыйммәтләрен өйрәнү буенча дәрес кенә түгел, мәктәп укучылары өчен ГХАТ Идарәсе буенча кечкенә экскурсия дә, кызыксынучан балаларның сорауларына җаваплар бирү дә. Бүген безгә кунакка 1нче гимназиянең 6нчы А сыйныф укучылары килде.
Балалар Сараебызга беренче тапкыр килделәр һәм безнең залларны кызыксынып карадылар, биредә үткәрелә торган тантаналы чаралар, Идарә эшчәнлеге турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңладылар.
Укучылар күбрәк бала тууны теркәү турында сораулар бирделәр: хәзер нинди исемнәр аеруча популяр, нинди исемнәр сирәк очырый һәм кемнәр күбрәк туа – малайлармы, кызлармы.