Алексеевск районында Угахиннар гаиләсендә җиденче бала туа

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә, сирәк очрый торган Всеволод исемле ир бала тууын теркәделәр. Бала тууы гаиләдә иң әһәмиятле һәм бәхетле вакыйгаларның берседер мөгаен.

Бала 3800г, 57 см булып туды. Бәхетле әти-әни балага Всеволод исме куштылар, искеславян теленнән күчергәндә Всеволод «һәрнәрсәгә хуҗа» булуны аңлата.

«Куп балалы гаилә башлыгы булу ничек?»-дигән сорауга, әти кеше тыйнак кына елмаеп «Гаиләдә мәхәббәт хокем итәргә тиеш. Хэзер инде олы балалар усеп киләләр, иң олысына 19 яшь, балаларыбыз арасында яшь аермасы 3 ел» – дип җавап бирә.

Угахиннар гаиләсе Биләр авылында яши. Аларның уртак гаилә фермасы, 11 савым сыерлары, бозаулары, кош-кортлары бар. Балалар укыйлар, кызлар бию мәктәбенә, малайлар юнормеец клубына йөриләр, эти-эниләренә хуҗалыкта булышырга да өлгерәләр.

Угахиннар Николай Петрович һәм Виктория Александровна, сезне улыгыз тууы белән котлыйбыз! Балага нык саләмәтлек, искиткеч аппетит һәм тыныч төшләр телибез! Сезнең тормышыгызга ул ямьле яктылык алып килсен һәм аны шатлык һәм мәхәббәт белән тутырсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International