12 март көнне «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова Шәрипҗан Сабир улы һәм Әминә Загертдин кызы Закировларны зөбәрҗәт туйлары белән котладылар. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, имин, бәрәкәтле тормышлар телибез.