Кама Аланы поселогында яшәүче Сергей Виктор улы һәм Халидә Мөхәммәт кызы Шестерневлар 40 ел элек гаилә корганнар һәм быел якут туйларын билгеләп үтәләр.
«Алан» яшьләр үзәгендә узган тантаналы чарада Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфия Хаппанова гаиләне юбилейлары белән котлады, аларга Мактаулы акт һәм истәлекле бүләк – «Татар милли ашлары» китабы тапшырды. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре Шестерневларны музыкаль бүләк белән, ә «Сөрприз» бию студиясе татар бию белән тәбрикләделәр.
Бәйрәмдә юбилярлар өчен яңадан Мендельсон маршы яңгырады һәм күп еллар элек кебек үк Сергей Виктор улы тормыш иптәшен биюгә чакырды.