ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
      Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспорт тапшыруга багышланган тантаналы чара үтте. 6 яшүсмер Кукмара муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Резедә Нурислам кызы кулларыннан үзләренең беренче паспортларын алды. Россиянең Татарстан Республикасы буенча ФМС Идарәсе бүлеге хезмәткәре Вәлиева Илсөяр Илсур кызы да яшьләргә үзенең матур теләкләрен җиткерде.
      2014 елның 8 апреленнән расланган график буенча гражданнарны кабул итү ГХАТ идарәсе белгече белән алып барыла.
      Гражданлык хәле актларын теркәүдә сораулар буенча консультацияләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00-16.00 кадәр бирелә.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

7 апрель көнне, Байлар Сабасы зонасында хатын-кыз командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты төгәлләнде. Иң яхшы уенчылар булып Рузалия Фәйзерахманова (Финанс-бюджет палатасы - 1), Фәридә Шәрәфиева (Сбербанк), Зинфира Маликова (ГХАТ булеге), Ләйсән Гасыймовалар (Саба муниципаль районы Башкарма комитеты) танылды. Нәтиҗәләр: 1 урында - "Саба муниципаль районы Башкарма комитеты" командасы, 2дә - "Гимназия", 3нче урынны "Олимп" спорт мәктәбе яулыды.

2014 елның 7 апрелендә Олы Мәми авыл җирлегендә менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп,  тормыш буенча бергә атлаган ирле – хатынлы Сергей Василий улы һәм Екатерина Федор кызы Баймяшкиннарны котлау буенча тантаналы чара узды.          

      Алтын Юбилярларның җилкәләре артында озын, авыр, әмма бәхетле тормыш. Алар барлык тормыш китергән сынауларга лаеклы каршы тора алганнар, бер-берләренә мәхәббәт һәм хөрмәт саклаганнар. Ирле – хатынлы Баймяшкиннар гомер буе “Дальний” совхозында хезмәт иткәннәр. Хезмәтләре кабат – кабат Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм медальләр белән билгеләнгән. Баймяшкиннар гаиләсе  аларга алты онык бүләк иткән өч бала тәрбияләгәннәр.

     Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Баймяшкиннарның  исемнәре “Районның хөрмәтле юбилярлар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын  һәм истәлекле бүләк тапшырды. Олы Мәми авыл җирлеге башлыгы, балалары, туганнары исеменнән алар турында куп җылы сүзләр әйтелде. 

Гаилә кешелеклелек, әхлак, яшәешнең нигезе, ул иң ышанычлы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз. Гаилә – ил терәге дә. Җыйнап кына әйткәндә, гаилә – бәхет ачкычы.

 Авылда үткәрелгән бу гаилә бәйрәмен зурлап, район хакимиятеннән вәкилләр, Казаннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм «Россия татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллинана килгәннәр

Зөлфирә белән Данил Яруллиннар сәхнәгә чакырылды. Аларның гаилә стажлары 50 ел.

Күп балалы гаилә номинациясендә сәхнәгә балалары белән бергә Рәмзия белән Илсур Җиһаншиннар күтәрелде

Күпләргә үрнәк булып яшәгән тагын бер гаилә бу көнне игътибар үзә-гендә булды, бу – Разыя һәм Камил Фатыйховлар. Аларны да балалары гаилә бәйрәме белән котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Бер һөнәр ияләре булган үрнәк гаиләләр дә бар авылыбызда, шундыйларның берсе – Гүзәл һәм Рәфкать Гәрәевләр. Алар икесе дә күп еллардан бирле мәктәптә эшлиләр. Балалары аларны да чәчәкләргә күмделәр. 

      7 апрельдә Апас муниципаль районының актлар залында гражданлык халәте актларын теркәү буенча агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Анда авыл җирлеге белгечләре катнашты. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина һәр авыл җирлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте, киләчәккә максатлар белән уртаклашты. Шулай ук күпфункцияле үзәктә халыкны кабул итү, үлем очракларын теркәү вакытларын төгәл үтәү турында да сүз барды.
      2014 елнын 7 апрелендә Әлки районы ЗАГС бүлеге һәм пенсия фонды район идарәсе берлеге белән икенче балаларын тапкан әниләргә гаилә капиталы сертификаты тапшырылды. Сертификатны яшь әниләр пенсия фонды идарәсе начальнигы Әлфия Давлетшина  кулыннан алдылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Сафина әниләргә ике бала белән генә тукталып калмагыз, дип киңәш бирде һәм үз бүләкләрен – кирәкле мәгьлүматлар тупланган брошюралар, сувенирлар таратты.
      Сарман районы Өч-Өйле Саклау авылында яшәүче Мөхәмәдиева Минҗиһан Кашафетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул бик катлаулы тормыш юлы үткән. 7 ел шахтада эшләгән соң, туган ягына кайтып, “Тукай” совхозында терлекче булып эшли башлый. 

5
апрель, 2014 ел
шимбә

Александр һәм Надежда Халиуллиннар да кунаклары белән бергә музейга кереп,  күңелдә эз калдырырлык чарада катнаштылар, район тарихы, туй йолалары белән таныштылар.

Хезмәт ветераны Марфа Зиновьевна күп еллар Кит-Озеро авылында яшәп, «ХХI-партсъезд» колхозында эшләп лаеклы ялга киткән. 5 бала тәрбияләп үстергән.

Бүгенге көндә Марфа Зиновьевна бөтен уңайлыклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын квартиралар белән  тәэмин итү программасы буенча алынган квартирада яши.

Юбилярны район җитәкчеләре, балалары һәм  авылдашлары котлады. Россия Президенты В.В.Путинның котлау хаты тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International