2014 елның 7 апрелендә Олы Мәми авыл җирлегендә менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп, тормыш буенча бергә атлаган ирле – хатынлы Сергей Василий улы һәм Екатерина Федор кызы Баймяшкиннарны котлау буенча тантаналы чара узды.
Алтын Юбилярларның җилкәләре артында озын, авыр, әмма бәхетле тормыш. Алар барлык тормыш китергән сынауларга лаеклы каршы тора алганнар, бер-берләренә мәхәббәт һәм хөрмәт саклаганнар. Ирле – хатынлы Баймяшкиннар гомер буе “Дальний” совхозында хезмәт иткәннәр. Хезмәтләре кабат – кабат Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм медальләр белән билгеләнгән. Баймяшкиннар гаиләсе аларга алты онык бүләк иткән өч бала тәрбияләгәннәр.
Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Баймяшкиннарның исемнәре “Районның хөрмәтле юбилярлар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Олы Мәми авыл җирлеге башлыгы, балалары, туганнары исеменнән алар турында куп җылы сүзләр әйтелде.