Гаилә кешелеклелек, әхлак, яшәешнең нигезе, ул иң ышанычлы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз. Гаилә – ил терәге дә. Җыйнап кына әйткәндә, гаилә – бәхет ачкычы.
Авылда үткәрелгән бу гаилә бәйрәмен зурлап, район хакимиятеннән вәкилләр, Казаннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм «Россия татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллинана килгәннәр
Зөлфирә белән Данил Яруллиннар сәхнәгә чакырылды. Аларның гаилә стажлары 50 ел.
Күп балалы гаилә номинациясендә сәхнәгә балалары белән бергә Рәмзия белән Илсур Җиһаншиннар күтәрелде
Күпләргә үрнәк булып яшәгән тагын бер гаилә бу көнне игътибар үзә-гендә булды, бу – Разыя һәм Камил Фатыйховлар. Аларны да балалары гаилә бәйрәме белән котлап, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Бер һөнәр ияләре булган үрнәк гаиләләр дә бар авылыбызда, шундыйларның берсе – Гүзәл һәм Рәфкать Гәрәевләр. Алар икесе дә күп еллардан бирле мәктәптә эшлиләр. Балалары аларны да чәчәкләргә күмделәр.