Кукмара районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыруга багышланган тантаналы чара үтте

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
      Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспорт тапшыруга багышланган тантаналы чара үтте. 6 яшүсмер Кукмара муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Резедә Нурислам кызы кулларыннан үзләренең беренче паспортларын алды. Россиянең Татарстан Республикасы буенча ФМС Идарәсе бүлеге хезмәткәре Вәлиева Илсөяр Илсур кызы да яшьләргә үзенең матур теләкләрен җиткерде.
       Үз илеңнең чын гражданнары булу бер яктан зур горурлык  булса, икенче яктан үзең һәм бигрәк тә җәмгыять алдында зур җаваплылык. Паспортларыгызны саклап тотыгыз, Ватаныгызның лаеклы гражданнары булыгыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International