Александр һәм Надежда Халиуллиннар да кунаклары белән бергә музейга кереп, күңелдә эз калдырырлык чарада катнаштылар, район тарихы, туй йолалары белән таныштылар.
Хезмәт ветераны Марфа Зиновьевна күп еллар Кит-Озеро авылында яшәп, «ХХI-партсъезд» колхозында эшләп лаеклы ялга киткән. 5 бала тәрбияләп үстергән.
Бүгенге көндә Марфа Зиновьевна бөтен уңайлыклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын квартиралар белән тәэмин итү программасы буенча алынган квартирада яши.
Юбилярны район җитәкчеләре, балалары һәм авылдашлары котлады. Россия Президенты В.В.Путинның котлау хаты тапшырылды.
Әзһәр абый белән Шәмсия апа бер ул һәм биш кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Әзһәр абый бик актив кеше. Ул киңәшләре, эшләре белән һәрвакыт авыл җирлегенә булышып тора. 1993 нче елдан Мортышбаш авылында имам- хатыйп вазифасын башкара.
Юбилярны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары һәм кунаклар килгән иде. Тормыш зилзиләләренә бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын Әзһәр абыйга.