Әзһәр абый белән Шәмсия апа бер ул һәм биш кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Әзһәр абый бик актив кеше. Ул киңәшләре, эшләре белән һәрвакыт авыл җирлегенә булышып тора. 1993 нче елдан Мортышбаш авылында имам- хатыйп вазифасын башкара.
Юбилярны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары һәм кунаклар килгән иде. Тормыш зилзиләләренә бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын Әзһәр абыйга.