Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе – Рәхмәт хаты иясе

2014 елның 4 апреле, җомга
      Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе исеменә мәгариф идарәсеннән котлау хаты килеп иреште. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары  - мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Фәретдинов имзалаган әлеге хатта, ГХАТ идарәсенең гаилә институтын саклауга юнәлтелгән эшенә  югары бәя бирелә. ГХАТ идарәсен мәгариф идарәсе белән бик күптәнге тыгыз эшлекле элемтәләр бәйләп тора. Ике идарәнең берлектә тормышка ашырыла торган проектлары арасында “Гаилә тәрбиясе әлифбасы”, “Җаваплы әти-әни тәрбиясе мәктәбе” кебек күләмле проектлар бар. Моннан тыш ата-аналар, балалар арасында ГХАТ идарәсендә үткәрелә торган күп кенә бәйрәм чаралары да зур кызыксыну уята. Рәхмәт хатына, ГХАТ идарәсе белән Мәгариф идарәсе алга таба да уртак проектларын тормышка ашыруын дәвам итәр һәм әлеге эшчәнлеге аркасында байтак гаиләне саклап калуга ирешер дигән мөһим фикер дә салынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International