Шул гомер эчендә 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.Аларның тормыш юлы бик катлаулы булган. Икесе дә сугыш һәм хезмәт ветераннары. Авыр елларда да бер-берсен югалтмыйча, һаман да бер-берсен ихтирам итеп, авылдашларын сокландырып һәм ихтирам казанып яшиләр.
2-3 апрель көннәрендә РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре белән гражданлык хәле актларының дәүләт теркәвен камилләштерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсе үткәрелә.
Киңәшмәнең ачылышында һәм беренче утырышында РФ Юстиция министры урынбасары Е.А. Борисенко, Татарстан Премьер-министры И.Ш. Халиков, РФ Юстиция министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре катнашты.
Көмеш туйларын билгеләп үтүче гаилә Камашев Марс Михаил улы һәм Зөхрә Агелий кызы, бәллүр туй ияләре Иванов Евгений Михаил улы һәм Алсу Егор кызы. Бу гаиләләрнең тормыш һәм юлы хезмәт һәркемгәдә үрнәк булып тора. Алар балаларының һәм авылдашларының хөрмәтенә лаек гаиләләр. Бәйрәмдә күп кунаклар, авылдашлар катнашты. Алар гармун моңын тыңлап, җырлар җырлап ял итте.
Гаилә башлыгы Сергей Георгиевич- нефтьчеләр идарәсендә эшли, тормыш иптәше Светлана Владимировна балалар бакчасы җитәкчесе. Бу гаилә бик нык, эшчән, ике бала тәрбиялиләр.