2-3 апрель көннәрендә РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре белән гражданлык хәле актларының дәүләт теркәвен камилләштерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсе үткәрелә.
Киңәшмәнең ачылышында һәм беренче утырышында РФ Юстиция министры урынбасары Е.А. Борисенко, Татарстан Премьер-министры И.Ш. Халиков, РФ Юстиция министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең ЗАГС органнары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә киләсе мәсьәләләр каралды:
- бүгенге көн этабында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве өлкәсендәге эшчәнлекне камилләштерү турында;
- ЗАГС органнарының ведомствоара үзара мәгълүмати бәйләнешләрен гамәлгә ашыруда катнашуы турында;
- гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча электрон рәвештә хезмәтләр күрсәтү турында.
Киңәшмә программасына шулай ук Татарстанның гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвендә вәкаләтле булган органнарны мәгълүматлаштыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе, республиканың ЗАГС органнары системасында “Электрон Татарстан” республика максатчан программасын тормышка ашыру тәҗрбәсе, ведомствоара хезмәттәшлек, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча электрон төрдәге хезмәтләр белән танышу керә.
Фото: Ринат Сафин