Ачык ишекләр көне

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
      2014 елның 3 апрель көнендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Буа шәһәренең 10 сыйныф укучылары өчен традицион “Ачык ишекләр” көне үтте. Яшьүсмерләргә ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге турында, гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер-беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар, акт язулары аларда аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук КЦСОН “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү  үзәге психологы Лилия Шавлякова тарафыннан әзерләнгән “Гаилә корырга мин әзерме?” дигән диспутта актив катнаштылар, анкета сорауларына җавап биреп, гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International