Зәй районында тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылды

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
      2014 нче елның 3 апрель көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 7 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Зәй районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең белгече Римма Баринова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлатты. Зәй муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Клара Габидуллина бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән котлап, балаларын чын Россия гражданнары итеп тәрбияләүне теләде.  
       Бәйрәм белән сезне хөрмәтле әти-әниләр!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International