Мамадыш районында “Яз миссы – 2014” виртуаль кастингы старт алды

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
       Мамадыш муниципаль районының ММЧ мәглүмати сайтында “Яз миссы – 2014” виртуаль кастингы старт алды. Бәйгедә Мамадыш районында яшәүче һәр кыз катнаша ала. Конкурста катнашыр өчен ике сайланма тур үтәргә, сыйфатлы фото белән үзең турында кызыклы мәгълүмат җибәрергә кирәк.
      Өстенлек матур фото иясенә генә түгел, ә бәлки бай эчке матурлыкка ия булган кызга бирелер. Чөнки конкурсның төп максаты – хатын-кызның тышкы матурлыгы белән беррәттән күңел матурлыгын, хатын-кызның күркәм сыйфатларын күрсәтә алу. Фото ияләренең сыйфатларына күз төшерсәң, алар “Мисс” исеменә генә түгел, ә районыбызның иң зәвыклы кәләш исеменә дә лаек. Бәлки тиздән, алар гаилә төзү нияте белән ГХАТ бүлеге бусагасын атларлар. Чөнки нәкъ  гаиләдә хатын-кыз үзенең бар матурлыгын, бар уңганлыгын, бар күркәм сыйфатларын күрсәтә ала.
      Теләгән һәр интернет-кулланучы үзенә ошаган кыз өчен сайтның баш битендә тавыш бирә ала. Бәйгенең нәтиҗәләре бер атнадан мәгълүм булачак. Кызларга ярышыр өчен дә җитди сәбәп бар – бәйгенең спонсоры “Метелица» мех эшләнмәләре салоны.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International