Түбән Камада «Елның сыйныф җитәкчесе» конкурсының зона туры булып узды

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
      Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина “Елның сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең Түбән Камада үткән зона турында мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты. Иң яхшы сыйныф җитәкчесе исеме өчен Мамадыш, Зәй, Сарман, Алабуга һәм Түбән Камадан 14 педагог ярышты. Өч этаптан торган әлеге турда сыйныф җитәкчеләре үзләренә презентация үткәрү, нинди дә булса сыйныфтан тыш чара күрсәтү белән берлектә, балалар белән эшләүнең үз иҗади проектларын тәкъдим итәргә тиеш иделәр. Әлеге зона этабының җиңүчеләре гомуми баллар саны исәпләнгәннән соң билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International