Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә районның барлык алтын юбилярларын котлауга кызу әзерлек эшләре бара
2014 елның 4 апреле, җомга
Районның барлык алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны 15 нче майда - Халыкара гаилә көнендә тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Чарага нигез салучы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина оештыру эшләрен инде башлап җибәрде. Быел алтын юбилярларның саны илледән артыкка җыела.
Әлеге бәйрәм кысаларында, район мәдәният йорты каршындагы сәхнәдә татар, керәшен, рус, удмурт, мари халыкларының кыз ярәшү, туй, балага исем кушу йолалары да күрсәтеләчәк.
Фойеда юбилярларның фотолары һәм гаилә тарихы белән стенд урнаштырылачак. Кияү-кәләшнең никах-туйдан калган күлмәкләре, бүләкләре, кул эшләнмәләре күргәзмәләрен оештыру, юбилярларның киленнәре арасында аш-суга осталык бәйгесеүткәрү планлаштырыла.
Сәхнәдә исә, “яшь парлар” язылышкан аралыкта алтын гаиләләр турында фильмнар күрсәтү, еракта яшәүче туганнарның видео-котлау хатларын тапшыру күздә тотыла.
Барлык диярлек юбилярларның балалары бу көндә ял алып, туган якларына кайтып әти-әниләрен тәбрикләргә ашыга – бу исә әйтеп бетергесез сөенеч хисе уятучы күренеш!