Хезмәт ветераны Марфа Зиновьевна күп еллар Кит-Озеро авылында яшәп, «ХХI-партсъезд» колхозында эшләп лаеклы ялга киткән. 5 бала тәрбияләп үстергән.
Бүгенге көндә Марфа Зиновьевна бөтен уңайлыклары булган Бөек Ватан сугышы ветераннарын квартиралар белән тәэмин итү программасы буенча алынган квартирада яши.
Юбилярны район җитәкчеләре, балалары һәм авылдашлары котлады. Россия Президенты В.В.Путинның котлау хаты тапшырылды.