Сарман районында яшәүче Мөхәмәдиева Минҗиһан Кашафетдин кызының 90 яшьлек юбилее

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
       Сарман районы Өч-Өйле Саклау авылында яшәүче Мөхәмәдиева Минҗиһан Кашафетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул бик катлаулы тормыш юлы үткән. 7 ел шахтада эшләгән соң, туган ягына кайтып, “Тукай” совхозында терлекче булып эшли башлый.
      Тыл һәм хезмәт ветераны бүгенге көндә кызы тәрбиясендә 2 оныгы, 3 оныкчыгы куанычлары белән яши. Аны юбилее белән котларга авыл җирлеге җитәкчелеге, якыннары һәм туганнары җыелган иде. Минҗиһан апага ныклы сәламәтлек, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International