Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык
хәле актларын теркәү идарәсе
рус
тат
eng
Сорау бирү
Идарә
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Идарәнең структурасы
ГХАТ органнары тарихы
Элемтәләр
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Өстенлекле проектлар
Татарстанда гражданлык хәле актларын теркәүне гамәлгә ашыручы органнар
ГХАТ хезмәтләре
Киңәшмәләр һәм коллегия утырышлары материаллары
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Статистик мәгълүматлар
Файдалы мәгълүмат
Ситуацион үзәк
Тикшерүләр үткәрү планнары
Монополиягә каршы комплаенс
Цифрлы трансформация
Конкурслар
Документлар
Нигезләмә
Норматив документлар
Методик материаллар
Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
"Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә ачык мәгълүматлар формасында урнаштырыла торган һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматны куллануның типлаштырылган шартлары
Бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын куллану турында мәгълүмат
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар
Программалы продуктлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Фильмнар
Яңалыкларга язылу
Элемтә өчен
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьнең статусын тикшерү
Законнар
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында мәгълүмат
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Евдокия Степановна Жиркованы 90 яшьлек юбилее белән котлады
2014 елның 4 апреле, җомга
Бөек Ватан сугышы елларында Яшел Үзән шәһәрендәге “Серго” исемендәге заводта эшләгән Евдокия Жиркова, үзе әйтмешли, еллар узганын сизмичә дә калган, инде 90 яшькә килеп җиткән.
Бар гомерен тырыш хезмәттә үткәргән әбине олуг юбилее белән котларга, илебез Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецованы шатланып каршы алды ул.
– Без, хәзерге буын, сезнең Бөек Ватан сугышы чорында илебез азатлыгы өчен куйган фидакарь хезмәтегез алдында баш иябез. Җиңү көнен якынайту өчен сез бар көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә эшләгәнсез. Сугыштан соң авыл хуҗалыгын торгызуда хезмәт куйгансыз. Шул хезмәтләрегезне хөрмәтләү йөзеннән Россия Президенты 90, 95 яше тулган һәр сугыш ветеранына, тыл хезмәтчәненә үзенең котлавын юллый. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, – диде район башлыгы, юбилярга бүләген тапшырып.
– Сугыш чорында күргән михнәтләрне искә төшерәм дә, ничекләр генә түздек икән, дип уйланып утырам. “Серго” исемендәге заводта сменага билгеләнгән норманы арттырып үтәргә тырыштык. “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен” дигән лозунг цехта да эленеп торды. Заводта хезмәтебез бик авыр булса да, берәү дә зарланмады, ачлы-туклы булсалар да, планын үтәргә тырыша идек, – дип искә ала ул елларны хезмәт ветераны.
Заводта чыныгу алган Евдокия Степановна сугыш тәмамлангач кына әйләнеп кайта туган авылына. Кайтуга, колхоз эшенә керешә. Сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына киткән Петр Жирков күз сала кызга. Каты бәрелешләрнең берсендә аягы каты яраланып, озак вакыт госпитальдә дәваланганнан соң, 1943 елда туган авылына кайткан ул. Гаиләләре ныклы була, чөнки икесе дә яшәү яменең тынычлыкта, бер-береңә хөрмәт белән карауда икәнлеген яхшы аңлый. Озак еллар дәвамында авыл Советы секретаре, соңрак умартачы булып эшләгән Петр белән Евдокия гаиләсе авылда иң үрнәге була. Алар гомер бүләк иткән алты бала да Жирковлар нәселенә тап төшермичә яши. Туган нигезгә эзне суытмыйлар алар, әмма колач җәеп каршы алырга әтиләре генә юк. Әниләре өчен күңелләре тыныч: төпчек энеләре Михаил, киленнәре Венера яхшы тәрбияли аны.
Евдокия әбине юбилее белән котларга барлык балалары, ун оныгы, биш оныкчыгы кайткан. Багай, Салтыйган авыллары мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр дә килгән иде аны котларга.
– Яшьлегем авыр сугыш елларына туры килсә дә, пар канатым каерылса да, картлыгымда мин үземне бәхетле саныйм. Балаларым исән-сау, оныкларга да бай мин. Сезнең дә эшегез тыгыздыр, беләм, шулай да шәхсән үзегез килеп, юбилеем белән котлавыгыз минем өчен икеләтә шатлык булды, рәхмәт сезгә. Илләр-көннәр тыныч булсын, – дип рәхмәтен белдерде юбиляр район башлыгына.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Гаилә тарихы - ил тарихы
«Гаиләле Татарстан» лагерының язгы юридик сменасының 8-9 сыйныф укучылары өчен оештырылган өченче көне «Гаилә тарихы - ил тарихы» шигаре астында узды.
1
апрель, 2026 ел
ЗАГС тармагы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү мөмкинлекләре
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белән очрашу узды.
30
март, 2026 ел
Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе Түбән Камада язгы юридик смена башлап җибәрде
Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе Түбән Камада язгы юридик смена башлап җибәрде. Лагерьның язгы сменасы Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институты белән берлектә югары уку йортының җирле филиалы базасында «Семейный Татарстан» дип атала. Анда 8-9 сыйныфларның 100 гә якын укучысы каникул үткәрәчәк.
27
март, 2026 ел
"Гаилә автобусы: гореф-гадәтләр - юлга!" Яшел Үзәндә
Бүген "Гаилә автобусы: гореф-гадәтләр — юлга!" социаль проекты командасы ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе ТР Рәисе гранты җиңүчесе НКО «Мастерская» белән берлектә Яшел Үзән гаиләләре белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз