Әлки районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә гаилә капиталы сертификатлары тапшырылды

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
      2014 елнын 7 апрелендә Әлки районы ЗАГС бүлеге һәм пенсия фонды район идарәсе берлеге белән икенче балаларын тапкан әниләргә гаилә капиталы сертификаты тапшырылды. Сертификатны яшь әниләр пенсия фонды идарәсе начальнигы Әлфия Давлетшина  кулыннан алдылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Сафина әниләргә ике бала белән генә тукталып калмагыз, дип киңәш бирде һәм үз бүләкләрен – кирәкле мәгьлүматлар тупланган брошюралар, сувенирлар таратты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International