Апас муниципаль районында гражданлык халәте актларын теркәү буенча агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
      7 апрельдә Апас муниципаль районының актлар залында гражданлык халәте актларын теркәү буенча агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Анда авыл җирлеге белгечләре катнашты. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина һәр авыл җирлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте, киләчәккә максатлар белән уртаклашты. Шулай ук күпфункцияле үзәктә халыкны кабул итү, үлем очракларын теркәү вакытларын төгәл үтәү турында да сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International