ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы Ведомствоара комиссиясенең карары нигезендә 2013 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң уңайлы торак пункты исеменә лаек булды. Соңгы елларда туучылар саны ышанычлы рәвештә арта барган Кама Аланы поселогында гомер кичерүче халык өчен бу, һичшиксез, мөһим вакыйга. Агымдагы елның беренче кварталында Кама Аланында 33 сабый дөньяга аваз салган. Шуларның 21- малай, 12 - кыз.

2014 елның 7 февраленда  - Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылган көнне - Мөбәракшиннар гаиләсендә Руслан исемле малай, ә гашыйклар көнендә исә, Абдурахманов белән Ваняшиннар гаиләсендә Богдан белән Артём якты дөньяга аваз салган. Ватанны саклаучылар көнендә Ярослав Краевский туган. Ватаныбыз  өчен мөһим даталарда туган сабыйлар нигездә малайлар. 

9 әнигә сертификатларны башкарма комитетнын башлыгы А.М.Валиуллин һәм Управления башлыгы И.А.Ахметзянов тапшырдылар. Церемониядә 10 сыйныф укучылары да катнашты

10 апрель көнне  Теләче муниципаль район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы корәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.  Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган утырышта түбәндәге көн тәртибе каралды:

1. Муниципаль хезмәт тәкъдим иткәндә административ регламент һәм әлеге хезмәтләрнең сыйфаты турында.

2. «Гражданлык хәлләре актлары турында»гы Закон үтәлешен контрольдә тоту турында.

3. Районның массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы корәш һәм профилактика чараларын яктыртуның барышы турында.

4. 2013 елда төзелгән муниципаль контрактларны тикшерү буенча анализ. 

Утырышта әлеге көн тәртибе буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Илшат Миңнегулов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Имамиева, «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге» директоры Альфред Шәйдуллин һәм район хисап палатасы рәисе Салават Фэрхетдинов чыгыш ясады. Соңыннан, докладчыларның фикере исәпкә алынып, утырышның карары кабул ителде.


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Сугышта катнашучы ветераннарга хәйрия ярдәме күрсәтү максатыннан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнен 70 еллыгы уңаеннан, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре үзләренең беркөнлек хезмәт хакларын «Ак Барс СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондының «ПОБЕДА» махсус счетына күчерергә булдылар.

         Бу инициативаны ГХАТ идарәсе белгечләре дә хуплады.   

9 апрельда  Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Рушан Райхан улы һәм Мария Марс кызы гаиләсендә көтеп алган кыз туды, аңа Рамина дигән исем бирелде.  Рамина “Кояш кызы” дигән мәгънәне аңлата.

Әти-әниләр туу турындагы акта кулларын куйдылар, балаларының беренче документын – туу турындагы таныклыклы кабул итеп алдылар.

Бәхетле гаилә нәнинең әби-бабаларыннан, апа-абыйларыннан котлаулар кабул итте. Әти-әниләрнең хезмәттәшләре дә бу чарадан читтә калмадылар.

Раминаның сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүенә ышанып калабыз.

      2014 нче елның 9 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 28 авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш узды. 
     Иң төп сорауларның берсе булып май аенда юстиция министрлыгы тарафыннан узачак тикшерү булды. Бүлекнең баш белгече Фәния Гаязова иң киң таралган ялгышлар белән таныштырып үтте.
      Гаилә - ул мәхәббәт. Гаилә - ул шатлык, сөенеч. Гаилә - ул бер-береңне ярату, аңлау, ярдәм итү. Гаилә - ул сау-сәламәт балалар!
     9 апрельдә район китапханәсенең уку залында “Гаилә - тормыш бизәге” мәгълүмат сәгате узды. Очрашуга Саба гимнизясенең Хәйриев Илнур Зөфәр улы җитәкчелегендә 11“А”, 11“Б”, 11“В”, 11“Г”сыйныфы укучылары килде. Китапханәчеләр Гарипова Й.Г., Шамилова А.Р. укучыларга җәмгыятьтә гаиләнең тоткан урыны, сәламәт яшәү рәвеше, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. “Гаилә - тормыш бизәге” китап күргәзмәсе куелды, күзәтү ясалды. Ахырдан укучылар белән анкета үткәрелде.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә агымдагы елның 8 апреленда янгынга каршы өйрәтүләр булып узды. Өйрәнүләр вакытында  ГХАТ идарәсе белгечләре янгын кебек гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеген, эш урыннарыннан кемнең кайсы янгын сүндерү җайланмасына тиз арада барып җитү мөмкинлеген уртага салып сөйләштеләр. Өйрәнүләрнең практик өлеше урамда, огнетушитель ярдәмендә янгын сүндерүгә кайтып калды. Янгынга каршы куркынычсызлык өчен җавап бирүче ГХАТ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Зөфәр Гарипов сүзләренә караганда, мондый өйрәтүләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур, һәм, әйтергә кирәк,  гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта  ГХАТ идарәсе белгечләре сынатмаячак.

 

Чыгыш һәрвакыттагыча тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итте. Григорьева Л.М. район башлыгы урынбасары З.Х.Сөнгатуллина һәм башкаларның сорауларына җавап бирде.

      2014 нче елның беренче кварталында Түбән Кама муниципаль районында 977 сабый якты дөньяга аваз салган. Традицион рәвештә туучылар арасында малайлар саны күбрәк. 467 гаиләдә туган сабыйлар беренче бала булса, 379 сабый гаиләдәге икенче бала булып дөньяга килгән. Түбән Камада яшәүче 8 гаиләдә ата-ана булу бәхетен 5 нче тапкыр кичергәннәр.  Игезәкләр туу белән икеләтә шатлык белән бәхеткә күмелгән гаиләләр саны җиде булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International