10 апрель көнне Теләче муниципаль район Советының утырышлар залында муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы корәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган утырышта түбәндәге көн тәртибе каралды:
1. Муниципаль хезмәт тәкъдим иткәндә административ регламент һәм әлеге хезмәтләрнең сыйфаты турында.
2. «Гражданлык хәлләре актлары турында»гы Закон үтәлешен контрольдә тоту турында.
3. Районның массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы корәш һәм профилактика чараларын яктыртуның барышы турында.
4. 2013 елда төзелгән муниципаль контрактларны тикшерү буенча анализ.
Утырышта әлеге көн тәртибе буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Илшат Миңнегулов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Имамиева, «Теләчеинформ» мәгьлүмат үзәге» директоры Альфред Шәйдуллин һәм район хисап палатасы рәисе Салават Фэрхетдинов чыгыш ясады. Соңыннан, докладчыларның фикере исәпкә алынып, утырышның карары кабул ителде.