Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру, яшъусмерләрдә патриотлык хисен тэрбияләү чараларыннан санала.
Иртәме- соңмы балачак ахырына якынлашып, яңа, олы чорга аяк басырга туры килә. Һәм шушы вакыттан башлап паспорт яшъусмерләрне озын юлга озатып бара.
Без барлык килгән балаларны, ата-аналарны паспортка лаек булу көне белән тәбрик итәбез.
ГХАТ бүлегендә рәсмиләштерелә торган гражданлык хәле актлары язуы, кеше тормышында иң мөһим язуларның берсе булып тора. Һәрбер гаиләдә ГХАТ бүлегендә бирелгән таныклыклар саклана.
Гражданлык хәле актлары язуын теркәүнең иң куанычлыларыннан берсе булып, тууны рәсмиләштерү санала. 2014 елның I кварталында Лениногорск муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 236 туу теркәлде, бу 127 малай һәм 109 кыз бала санын күрсәтә. Иң еш очрый торган исемнәрдән: Әмир, Тимур, Кәрим, Данил, Кирилл, Владислав, Захар, Арина, Дарья, Милана, Самира, Алисә, Сафия. Соңгы вакытта яшь ата-аналар балаларына борынгы исемнәрне дә бик теләп бирә башладыр: Игнат, Климентий, Мстислав, Прохор, Абдуллах, Шакир, Ислам, Алевтина Настасья. Шулай ук кайбер ата-аналар балаларына бик үзенчәлекле исемнәрне дә яздырдылар. Болар: Доминик, Оскар, Авель, Дельфина, Эрика.
РФ Пенсия фондының җитәкчесе Г.Ә.Гыймранова тантаналы шартларда 9 яшь әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Закирова да әниләрне тәбрикләде һәм аларга файдалы мәгълүматлар тупланган брошюралар, сувенирлар тапшырды.
“Сәламәтлек көнен” билгеләп үтү кысаларында 2014 елның 8-10 апрельләрендә ТР Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә гражданнарны кабул итү вакытында аларга Лениногорск районы үзәк больницасы тапшырган, СПИДка каршы көрәш һәм сәламәт яшәүгә өндәүгә багышланган мәгълүматый буклетлар таратылды. Булачак яшь парлар белән Лениногорск районы үзәк больницасының медицина профилактика бүлеге методисты Мугинова Гөлфия Мазаһит кызы һәм бүлек белгече Латыпова Лилия Мадарис кызы сәламәтлек темасына багышланган әңгәмә алып бардылар.
14 ел элек биредә аларга иң беренче документ – туу турындагы таныклыклары тапшырылган булган. Паспорт кеше өчен иң әһәмиятле документларның берсе. Чара башланганчы бәйрәмне оештыручылар паспорт алырга килүчеәр белән Киев Русьеннән бүгенге көнгә кадәр Россия дәүләтенә багышланган викторина үткәрде. ЗАГС хезмәтәрләре чараны патриотик музыка һәм атрибутлар белән бизәгән.
Яшь гражданнарга паспортларны Татарстан Республикасы буенча УФМС ТО Кама Тамагы районы җитәкчесе Роза Хисамова, бүлекнең әйдәүче белгече Илнар Мәннәпов һәм МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды.
. Ана капиталы сертификаты тапшыру илдәге демографияне яхшырту чараларыннан санала. Иң мөһиме һәр ана бала тудыру алдыннан, дәүләтнең ярдәм итәсен һәм таяныч булуын белергә тиеш.
Килгән аналарга чәчәкләр тапшырылды һәм җылы котлау сүзләре яңгырады.