ГХАТ бүлегендә рәсмиләштерелә торган гражданлык хәле актлары язуы, кеше тормышында иң мөһим язуларның берсе булып тора. Һәрбер гаиләдә ГХАТ бүлегендә бирелгән таныклыклар саклана.
Гражданлык хәле актлары язуын теркәүнең иң куанычлыларыннан берсе булып, тууны рәсмиләштерү санала. 2014 елның I кварталында Лениногорск муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 236 туу теркәлде, бу 127 малай һәм 109 кыз бала санын күрсәтә. Иң еш очрый торган исемнәрдән: Әмир, Тимур, Кәрим, Данил, Кирилл, Владислав, Захар, Арина, Дарья, Милана, Самира, Алисә, Сафия. Соңгы вакытта яшь ата-аналар балаларына борынгы исемнәрне дә бик теләп бирә башладыр: Игнат, Климентий, Мстислав, Прохор, Абдуллах, Шакир, Ислам, Алевтина Настасья. Шулай ук кайбер ата-аналар балаларына бик үзенчәлекле исемнәрне дә яздырдылар. Болар: Доминик, Оскар, Авель, Дельфина, Эрика.