14 ел элек биредә аларга иң беренче документ – туу турындагы таныклыклары тапшырылган булган. Паспорт кеше өчен иң әһәмиятле документларның берсе. Чара башланганчы бәйрәмне оештыручылар паспорт алырга килүчеәр белән Киев Русьеннән бүгенге көнгә кадәр Россия дәүләтенә багышланган викторина үткәрде. ЗАГС хезмәтәрләре чараны патриотик музыка һәм атрибутлар белән бизәгән.
Яшь гражданнарга паспортларны Татарстан Республикасы буенча УФМС ТО Кама Тамагы районы җитәкчесе Роза Хисамова, бүлекнең әйдәүче белгече Илнар Мәннәпов һәм МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова тапшырды.