Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ахыргы дистә елларда беренче булган Кәримә теркәлде

2014 елның 12 апреле, шимбә
      Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 12 апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.
      Рим һәм Алия Илдархановлар гаиләләрендә беренче бала  булып туган кызларына матур “Кәримә” исеме сайлаганнар. Баланы теркәргә дип ГХАТ бүлегенә гаилә башлыгы Рим килде.
      ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әтигә кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны тапшырды, ГХАТ бүлегенең исемле котлау хатын бүләк итте. 
      Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “Кәримә” исеме юмарт, рәхимле, хөрмәтле, кадерле, газиз асыл  зат мәгънәсенә ия. “Кәримә” исемле кызлар мәрхәмәтле һәм кыю, көләч йөзле, тере һәм шаян характерлы булалар.
      1 апрельдә - елмаю һәм шатлык көнендә туган кыз киләчәктә дә әти-әнисенә бары шатлыклы һәм сөенечле мизгелләр бүләк итәр дип ышанасы килә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International