Яр Чаллы шәһәре хакиме Заббаровлар гаиләсен котлады

2014 елның 12 апреле, шимбә
      2014 елның 12 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда Заббаров Альберт һәм Шакирова Зөлфиянең законлы никах теркәү тантанасы узды. Альберт һәм Шакирова Зөлфия – шәһәребезнең искиткеч матур парларының берсе. 
       Альберт чаллылар төркеме белән Сочи шәһәрендә паралимпия уеннары ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашты.
       Яшьләр интернет аша танышып, бер-берсенә гашыйк булганнар. Аларны гаилә туган көне белән шәһәр хакиме В.Г. Шайхразиев котлады, гаилә портретын бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International