“Сәламәтлек көнен” билгеләп үтү кысаларында 2014 елның 8-10 апрельләрендә ТР Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә гражданнарны кабул итү вакытында аларга Лениногорск районы үзәк больницасы тапшырган, СПИДка каршы көрәш һәм сәламәт яшәүгә өндәүгә багышланган мәгълүматый буклетлар таратылды. Булачак яшь парлар белән Лениногорск районы үзәк больницасының медицина профилактика бүлеге методисты Мугинова Гөлфия Мазаһит кызы һәм бүлек белгече Латыпова Лилия Мадарис кызы сәламәтлек темасына багышланган әңгәмә алып бардылар.