Түбән Кама муниципаль районы халкы 2014 елның гыйнвар-март айларында 977 сабыйга арткан

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
      2014 нче елның беренче кварталында Түбән Кама муниципаль районында 977 сабый якты дөньяга аваз салган. Традицион рәвештә туучылар арасында малайлар саны күбрәк. 467 гаиләдә туган сабыйлар беренче бала булса, 379 сабый гаиләдәге икенче бала булып дөньяга килгән. Түбән Камада яшәүче 8 гаиләдә ата-ана булу бәхетен 5 нче тапкыр кичергәннәр.  Игезәкләр туу белән икеләтә шатлык белән бәхеткә күмелгән гаиләләр саны җиде булган.  Ике 15 яшьлек кыз бала, бәби алып кайтып, әни булган.  Аларның сабыйларына әти булган егетләргә нибары уналтышар яшь. Иң өлкән әни дигән исемгә лаек булган хатынга 45, иң өлкән әтигә - 66 яшь. Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында иң киң таралган исемнәр Тимур, Кәрим, Данил, Кирилл, Роман, Виктория, Милана, Самирә, Ясминә. Сирәк очрый торган исемнәргә килгәндә, 2014  нче елда туган бер кыз балага әти-әнисе Ассилина исеме кушкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International