Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы Ведомствоара комиссиясенең карары нигезендә 2013 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының иң уңайлы торак пункты исеменә лаек булды. Соңгы елларда туучылар саны ышанычлы рәвештә арта барган Кама Аланы поселогында гомер кичерүче халык өчен бу, һичшиксез, мөһим вакыйга. Агымдагы елның беренче кварталында Кама Аланында 33 сабый дөньяга аваз салган. Шуларның 21- малай, 12 - кыз.
2014 елның 7 февраленда - Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннары ачылган көнне - Мөбәракшиннар гаиләсендә Руслан исемле малай, ә гашыйклар көнендә исә, Абдурахманов белән Ваняшиннар гаиләсендә Богдан белән Артём якты дөньяга аваз салган. Ватанны саклаучылар көнендә Ярослав Краевский туган. Ватаныбыз өчен мөһим даталарда туган сабыйлар нигездә малайлар.