Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш узды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
      2014 нче елның 9 нче апрелендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 28 авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш узды. 
      Иң төп сорауларның берсе булып май аенда юстиция министрлыгы тарафыннан узачак тикшерү булды. Бүлекнең баш белгече Фәния Гаязова иң киң таралган ялгышлар белән таныштырып үтте.
     Шәдче, Урта Кирмән, Яке, Уразбахта авыл җирлеге сәркатипләре 14 нче апрельдән Казан шәһәрендә узачак уку курсларына китәчәк. Аларга Фәния Шамилевна алган мәгълүматны тулысынча үзләштереп, уку беткәч хезмәттәшләре белән бүлешерләр дигән өметен җиткерде. 
      Шулай ук иң мөһим сорауларның берсе булып май аенда узачак алтын юбилярларны тәбрикләү бәйрәме булды. Әйтергә кирәк, сәркатипләр бу чараны уздыруда зур күләмле эш башкаралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International