Баулы шәһәрендә күп балалы гаиләләр саны бергә артты

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

9 апрельда  Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Рушан Райхан улы һәм Мария Марс кызы гаиләсендә көтеп алган кыз туды, аңа Рамина дигән исем бирелде.  Рамина “Кояш кызы” дигән мәгънәне аңлата.

Әти-әниләр туу турындагы акта кулларын куйдылар, балаларының беренче документын – туу турындагы таныклыклы кабул итеп алдылар.

Бәхетле гаилә нәнинең әби-бабаларыннан, апа-абыйларыннан котлаулар кабул итте. Әти-әниләрнең хезмәттәшләре дә бу чарадан читтә калмадылар.

Раминаның сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүенә ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International