ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2014 ел
җомга

Тәтеш районы Пенсия фонды идәрәсенең башлыгы И.А. Большакова 6 әнигә (әниләрнең өчесе- Тәтеш шәһәреннән, өчесе- авыл җирлекләреннән) ана капиталына сертификатлар  тапшырды.  Монастырское авыл җирлегенең башлыгы   Җәләлетдинов И.З. әниләрне  котлады.

«Россельхозбанк» җитәкчесе Н.Г. Рыжова, « Автоградбанк » җитәкчесе И.В. Гавчева әти-әниләргә ана капиталын ипотекада куллану вариантлары белән таныштырдылар һәм сувенирлар тапшырдылар.

ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианова гаиләләрендә икенче бала тудыручы  Яна Курзаевага, Арсентьева Иринага, икенче бала әтисе Хөснетдинов Шамилгә 

туу турында таныклыклар тапшырды. Бу гаиләләр дә ана капиталына сертификатлар алачак.

И.А. Большакова шәһәр Советы депутаты һәм “Бердәм Россия” партиясенең Көньяк булекчәсенең секретаре буларак чарада катнашучыларны иҗтимагый тормышта актив катнашырга чакырды.

Әти-әниләр, балалар һәм аларның туганнарына багышланган бәйрәмнәр ЗАГС бүлегендә даими үтә.

Бүлек  мөдире Л.М. Дианова үзенең чыгышында шуны әйтеп үтте: “ ЗАГС бүлегенең БАРС спорт сәләмәтлеләндерү комплексында урнашуы, бу чараларның шушында узуы символик мәгнәгә ия: бу балалар үсеп җиткәч шушындагы  спорт секцияләрендә, түгәрәкләрендә йөрерләр дип ышанып калабыз”.

2014 елның 8 августында районда туу турында 147 акт теркәлгән, шуларның 61-е сертификат алган.

Программа башланганнан бирле ана капиталыннан  882 гаилә файдаланган.

Сарман муниципаль районнында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе старт алды. Шул уңайдан ял паркында зур бәйрәм оештырылды. Котлау сүзе белән район башлыгы Н.А.Закиров бәйрәмне ачып җибәрде. Район кунагы Хайрутдинов Ф.Ю балаларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

Күп балалы һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче сыйныфка укырга баручы барлык балаларны да ранец, мәктәпкә кирәк яраклар һәм мәктәп формалары белән сөендерделәр. Бәйрәм жыр һәм биюләр белән дәвам итте.

Хәзерге  заманда иң якын  туганнар  да уртак тел таба алмаган очраклар еш булып тора. Коркачык  авылында яшәүче Гайшә апа Сәгъдиева исә әтисенең икенче никахтан туган балалары, аларның  балалары белән үзенекеләр арасында җылы мөнәсәбәт урнаштыра  алган һәм шул татулыкны хәзер-гәчә  саклап  калган. Бүген 8 август көне аны 90 яшьлек юбилеи белән котладылар район башкарма комитеты җитәкченен урынбасары Люция Гобайдуллина, Иске-Казан  авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова.

– Әлхәмделиллаһ, шушы яшькә җитсәм дә, үз аягымда йөрим, нәрсә кирәк – барысын да үз кулым белән эшлим әле. Балалар да, оныклар да, башка  туганнар да хөрмәт  итә. Тормыш матур  бит, шуңа күрә яшисе килә шул, – диде Гайшә апа.
– Без  күргән  кыенлыкларны балаларыбызга, оныкларыбызга, аларның балаларына  күрергә язмасын иде, – дип өстәп куйды
.


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

   2014 нче елның 7 августында Баулы районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Баулыда яшәүче Кадыйр Җәмил улы hәм Әнвәрия Харис кызы Гафуровлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Безнең шәhәрдә аларның гаиләсен күпләр белә hәм хөрмәт итә. Икесенең дә 40 елдан артык хезмәт стажы бар. Күпъеллык  хезмәтләре өчен “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән, района hәм республика тарафыннан күп төрле граматалар белән бүләкләнгәннәр. 13 яшьлек үсмер егет Кадыйр Җәмил улы сугыш елларында колхозда эшли. Әнвәрия Харис кызы язмышын сәүдә өлкәсенә багышлый, Баулы районының кулланучылар Союзында озак еллар хезмәт итә. Юбилярлар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бернигә карамастан, алар эш сөючән, ихлас, изге җанлы булып үсәләр. Гафуровлар гаиләсе, чын мәгънәсендә, бай гаилә. Аларның 13 оныклары hәм 9 оныкчыклары бар. Баулы муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый сораулар буенча Илмира Хөснуллина юбилярларны бәйрәмнәре белән тәбрик итте, район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты hәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Гафуровлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котлар өчен Ветераннар Советы рәисе М.Гобәйдуллин, юбилярларның туганнары hәм якыннары килгән иде.

Авыл көне кысаларында гәйтәнлеләр билгеләп үткән бәйрәм чарасы “Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән” дип аталды. 

Ул барысын да: өлкәннәрне дә, балаларны да бергә җыйды. Бәйрәмгә авылдан читтә яшәүчеләр, кунаклар да күпләп килде. Иң кечкенәләр өчен “Улыбка” сабын куыклары һәм зур курчаклар төркемен чакырдылар, дискотека оештырдылар һәм тәм-томнар белән сыйладылар. Бераз соңрак өлкәннәр өчен программа башланды. Авыл халкын авыл җирлеге башлыгы Рәшит Кәлимуллин, Гәйтәндә тупы-үскән, хәзер  Ямал-ненец автоном округының законнар чыгару җыены депутаты Олег Клементьев котладылар.  Рәфис һәм Фәүзия Кәлимуллиннарның иҗади чыгышы чарага үзгә бизәк өстәде. Биредә үк быел юбилейларын билгеләп үтүчеләрне, быел  гаиләләрендә сабыйлары туганнарны котладылар. Быел Гәйтәндә 6 сабый дөньяга килгән һәм аларның барысы да малайлар. “Ватаныбызның булачак сакчылары”, - диде авыл халкы. Бәйрәм төн уртасына кадәр дәвам итте, бәйрәм табыннары сыйдан сыгылып торды, бар да рәхәтләнеп аралашты һәм күңел ачты. 

Региональ үсеш министрлыгында гомүмроссия буенча үткәрелгән “Россияның иң төзекләндерелгән шәһәр (авыл) җирлеге” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Конкурста 6 категориядә барлыгы 176 муниципаль берәмлек катнашты.

3-нче категориядә (100 меңгә кадәр халкы булган шәһәр җирлеге) җиңүче исеменә Мамадыш шәһәре, 5-нче категориядә (3-5 мең халкы булган авыл җирлекләре) Мамадыш районының Красная Грка авыл җирлеге лаек булды.

Чыннан да, мамадыш районында район хакимияте
тарафыннан төзекләндерүгә, чисталыкка, матурлыкка зур игътибар бирелә. Районыбызның һәр җитәкчесе, һәр эшчесе, һәр   кешесе бу эштә булышлык күрсәтә.

Шәһәребезне матурлауда Мамадыш районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләреның  өлеше бар.  Аларның тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр Язылышу сараеның визиткасына әйләнде.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең хезмәте якын-тирә территорияне матурлау буенча конкурс комиссиясе тарафыннан да ел саен югары бәяләнә. Әлбәттә, беренче чиратка куелган максат – чисталык, матурлык һәм тәртипне  иң элек ишек төбеннән башлау. 

Ярминкә елдан ел күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Быел ярминкәдә 140 шәһәр, районнан 867 һөнәрче катнашты. Россиянең күп өлкәләреннән тыш, алар арасында Беларусь, Казахстан, Родос утравыннан да килгәннәр бар иде. Ярминкәгә 140 милләт кешесе килеп китте, 84 фольклор коллективы чыгыш ясады. Бу көннәрдә шәһәребез музейларында 12 меңнән артык кунак булып китте.


6
август, 2014 ел
чәршәмбе

2014 енче елның 6 нчы августында Мамадыш районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов булып китте.  Президент делегациясе беренчеләрдән булып “Стройсервис” җәмгыяте тарафыннан төзелгән керамик кирпич җитештерүче яңа завод ачу тантанасында катнашты.

Тантаналы ачуда шулай ук ТР премьер-министры  Илдар Халиков, төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, “Стройсервис” җәмгыяте директоры Илфат Хазиев, испан компанияләре җитәкчеләре  Францис Бальмонд, Карлос Джордж Пуджой, һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты.

Президентның килүен Мамадыш спиртзаводында да зарыгып көттеләр. Ул җәмгыятнең эшчәнлеге, хезмәт шартлары белән танышты, җитештерелгән продукция  күргәзмәсен зур кызыксыну белән карады.

Шулай Рөстәм Миннеханов район мәдәният йортында узган төзелеш, архитектура, торак-коммуналь министрылыгының коллегиясендә катнашты. 


5
август, 2014 ел
сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Татарстанда ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды. Тантаналар йортына никахларын теркәргә килгән яшь парлар, аларның кунаклары хәлләреннән килгәнчә быел мәктәпкә җыенучы сабыйларга матди ярдәм күрсәтә ала. Акциянең символикасы төшерелгән тартма Тантаналар йортының фойесында урнашкан. 2013 нче елда ГХАТ идарәсе белгечләре “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә канцелярия кирәк-яраклары алу өчен 10000 мең сумнан артык акча тапшырды.   

Абдуллиннар гаиләсе – күркәм,тигез,матур гаилә. Киләчәктә дә шушы тигезлекне югалтмыйча исан-сау,бәхетле тормышта яшәргә язсын аларга!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International