2014 енче елның 6 нчы августында Мамадыш районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов булып китте. Президент делегациясе беренчеләрдән булып “Стройсервис” җәмгыяте тарафыннан төзелгән керамик кирпич җитештерүче яңа завод ачу тантанасында катнашты.
Тантаналы ачуда шулай ук ТР премьер-министры Илдар Халиков, төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, “Стройсервис” җәмгыяте директоры Илфат Хазиев, испан компанияләре җитәкчеләре Францис Бальмонд, Карлос Джордж Пуджой, һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты.
Президентның килүен Мамадыш спиртзаводында да зарыгып көттеләр. Ул җәмгыятнең эшчәнлеге, хезмәт шартлары белән танышты, җитештерелгән продукция күргәзмәсен зур кызыксыну белән карады.
Шулай Рөстәм Миннеханов район мәдәният йортында узган төзелеш, архитектура, торак-коммуналь министрылыгының коллегиясендә катнашты.