2014 елның 8 августында ЗАГС бүлегендә әти-әниләргә, балаларга һәм аларның туганнарына багышланган бәйрәм, шулай ук туу турында таныклыклар һәм ана капиталына сертификатлар тапшыру булды

2014 елның 8 августы, җомга

Тәтеш районы Пенсия фонды идәрәсенең башлыгы И.А. Большакова 6 әнигә (әниләрнең өчесе- Тәтеш шәһәреннән, өчесе- авыл җирлекләреннән) ана капиталына сертификатлар  тапшырды.  Монастырское авыл җирлегенең башлыгы   Җәләлетдинов И.З. әниләрне  котлады.

«Россельхозбанк» җитәкчесе Н.Г. Рыжова, « Автоградбанк » җитәкчесе И.В. Гавчева әти-әниләргә ана капиталын ипотекада куллану вариантлары белән таныштырдылар һәм сувенирлар тапшырдылар.

ЗАГС бүлеге мөдире Л.М. Дианова гаиләләрендә икенче бала тудыручы  Яна Курзаевага, Арсентьева Иринага, икенче бала әтисе Хөснетдинов Шамилгә 

туу турында таныклыклар тапшырды. Бу гаиләләр дә ана капиталына сертификатлар алачак.

И.А. Большакова шәһәр Советы депутаты һәм “Бердәм Россия” партиясенең Көньяк булекчәсенең секретаре буларак чарада катнашучыларны иҗтимагый тормышта актив катнашырга чакырды.

Әти-әниләр, балалар һәм аларның туганнарына багышланган бәйрәмнәр ЗАГС бүлегендә даими үтә.

Бүлек  мөдире Л.М. Дианова үзенең чыгышында шуны әйтеп үтте: “ ЗАГС бүлегенең БАРС спорт сәләмәтлеләндерү комплексында урнашуы, бу чараларның шушында узуы символик мәгнәгә ия: бу балалар үсеп җиткәч шушындагы  спорт секцияләрендә, түгәрәкләрендә йөрерләр дип ышанып калабыз”.

2014 елның 8 августында районда туу турында 147 акт теркәлгән, шуларның 61-е сертификат алган.

Программа башланганнан бирле ана капиталыннан  882 гаилә файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International