2014 нче елның 7 августында Баулы районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Баулыда яшәүче Кадыйр Җәмил улы hәм Әнвәрия Харис кызы Гафуровлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Безнең шәhәрдә аларның гаиләсен күпләр белә hәм хөрмәт итә. Икесенең дә 40 елдан артык хезмәт стажы бар. Күпъеллык хезмәтләре өчен “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән, района hәм республика тарафыннан күп төрле граматалар белән бүләкләнгәннәр. 13 яшьлек үсмер егет Кадыйр Җәмил улы сугыш елларында колхозда эшли. Әнвәрия Харис кызы язмышын сәүдә өлкәсенә багышлый, Баулы районының кулланучылар Союзында озак еллар хезмәт итә. Юбилярлар 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бернигә карамастан, алар эш сөючән, ихлас, изге җанлы булып үсәләр. Гафуровлар гаиләсе, чын мәгънәсендә, бай гаилә. Аларның 13 оныклары hәм 9 оныкчыклары бар. Баулы муниципаль районы башкарма комитетының иҗтимагый сораулар буенча Илмира Хөснуллина юбилярларны бәйрәмнәре белән тәбрик итте, район башлыгы исеменнән рәхмәт хаты hәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Гафуровлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котлар өчен Ветераннар Советы рәисе М.Гобәйдуллин, юбилярларның туганнары hәм якыннары килгән иде.