ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2014 ел
дүшәмбе

Кришнаитларның туйлары тәмле ис чыгаргыч, җиләк-җимешләр һәм тәмлеткечләр белән аңкып тора. Яшьләр мәңгегә бер-берсен сөяргә һәм аерылмаска вәгъдә бирделәр.

Әлбәттә, һинд туйларын биюдән башка һич тә күз алдына китереп булмый. Мондый туйларның үзенчәлеге: ирләр аерым үз, ә хатын-кызлар үз ягында бииләр. Туйга чакырылган кызлар сари киемендә килделәр.

Нәкъ ярты гасыр элек энергиясе ташып торган, чибәр, акыллы Вил бию кичәсенә баргач, шунда берене күрүдән үк, мөләем йөзле, үзенә гашый итәрлек чибәр Татьянага гомерлеккә гашыйк була.

Һәр икесе өчен дә беренче урында гаилә булып тора.

Үзләренең балаларына – Рөстәм белән Альбертка – белем биргәннәр. Белемле булу нәтиҗәсендә Рөстәм Вил улы һәм Альберт Вил улы эшләрендә зур уңышларга ирештеләр.

Чыннан да, Вил Гомәр улы һәм Татьяна Александр кызы, үзләренең балалары белән горурлана алалар.

Хәзер алар ике онык Карина белән Зарина үстерәләр.

Юбилярлар исеменә шәһәр мэры Илсур эфэнде Метшиннан акчалата бүләк белән котлау хаты килде.

Бу тантанага иң якын, иң кадерле, иң газиз кешеләре килде.

 

9 август көнне Кайбыч районы башкарма комитетының ГХАТ  бүлегендә  никахларын теркәгән Альберт Шәфиев һәм  Лилия Адитуллиналар ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды.  Яшьләрнең  изге гамәленә тантанага килгән кунаклар да битараф калмады.

2014 елның 11 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы председателе урынбасары А.П.Гусев һәм шәһәр мэры В.Г.Шайхразиев катнаштылар.

      Югары бүләкләргә А.Ш.Шрамко, Р.Ф. Хамадиев, А.С.Харисова, Г.П.Анютин, С.Ф. Сиразиева, Р.Х.Хафизов, В.А.Михеев, Е.А.Моргачев, П.А.Кудряшов, В.В.Коваленко, И.Ф.Шигапов, Ф.Х.Гайнутдинова лаек булдылар.

Буа муниципаль районының Карлы авыл җирлеге җитәкчесе А.У. Мухаметшин һәм авыл җирлеге сәркәтибе И.А. Хусаинова 2014 елның 08 августында “Алтын” туйларын билгеләп үтүче – Камил һәм Физүнә Җамалтдиновлар, Хәмит һәм Кәдрия Абдрахмановлар, Сәгыйт һәм Наҗия Зариповлар гаиләләрен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар. Бу өч гаиләдә авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә  үрнәк булып торалар. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләләре зур үрнәк булып тора.Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!


10
август, 2014 ел
якшәмбе

1930 елның 10 августы – Яр Чаллының шәһәр статусын алган көн.

    2014 елның 9 августында Тантаналар сараенда 53 яшь пар никахларын теркәде. Шәһәр көне  уңаеннан яңа гаиләләргә шәһәр символы бәлән  бүләкләр тапшырылды һәм матур теләкләр  теләнде.

       Яр Чаллыда 2014 елның 10 августында, гадәттәгечә, шәһәр бәйрәме “Кәләшләр көне”  уздырылды. Анда 40 кәләш катнашты. Чираттагы  сигезенче бәйрәмнең темасы балга багышланган. Тантаналар сараенда катнашучыларга фотосессия үткәрелде.

     Кичә ахырында һәр кәләшкә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.


9
август, 2014 ел
шимбә

      Шундый исем астындагы акция Алексеевск районында 9 август көнне үтте. Әлеге акция кысаларында мәктәп балаларына портфельләр тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Зарипова Эльмира Амировна катнашты.

   2014 елның  9 августында Шәһәр көннә, Физкультурник көненә багышланган гадәти йогерү марафоны узды. Марафонда 2100 катнашучы теркәлгән.  ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Р.М.Галиуллина да бу йогерүдә катнашты. 


8
август, 2014 ел
җомга
8 август көнне Ютазы районы бала тудыру йортында нәни граждан- Усманов Радэль Марат улына  100-нче номерлы туу турында таныклык тапшырылды. Ул- Марат һәм Рәвия Усмановлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. Бәхетле гаиләне ГХАТ бүлеге мөдире Фаррахова З.М. тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International