Татарстан Республикасында традиция буларак, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Ул хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ булган гаиләдәге балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итүгә һәм кирәкле уку әсбапларын алып бирүгә юнәлтелгән.
2014 елның 5нче августында Мөслим районында да әлеге акция кысаларында күп кенә беренче класска баручы балаларга ярдәм күрсәтелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.А.Насифуллина Шуган урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керүче Дойников Артём Николаевичка уку кирәк-яраклары белән өр-яңа букча тапшырды.
Кадерле балалар! Сезгә белем юлында сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын!
Наталия әби Романованы олуг бәйрәме белән тәбрикләп район башлыгы Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Наталия әби тормышның ачысын-төчесен күп күрә, сугыш елларында тракторда эшли, соңрак терлекчелек тармагында хезмәт куя.
– Кайда да сынатмадым, балалар да үстердем, кайгы-хәсрәтен дә күп күрдем. Бүгенге рәхәт тормышка да җитештем, – ди ул.
Традиция буенча тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы Равил Кузюров исеменнән бүләкләр тапшырды. Евдокия Казачковага тормыш авырлыкларын шактый күрергә туры килә. Сугыш михнәтләрен, ачлык-ялангачлыкны күрсә дә, ул бүгенге көндә көчле рухлы булып яши. Бүген ул Нурлатта озын гомер кичерүче буларак үзенчәлекле рекорд куя. Аңа кадәр гомер озынлыгы буенча иң югары күрсәткеч 103 яшь иде.
Алар 3 августта үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга дип балалары, оныклары җыелды. Нотфулла ага озак еллар күмәк хуҗалыкта агроном булып эшләде, Хания ханым – балаларга мәктәптә белем бирде. Авылның бу мөхтәрәм кешеләрен гаилә бәйрәме белән Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гафиятуллина Р.Ш. котлады.
2014 елның 3 августында Мөслим районында Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Мөслим мәйданында бай концерт программасы оештырылды. Бу айда игезәк балаларын теркәгән гаиләләр һәм алдагы көнне язылышкан парларның килүе бәйрәмгә тагын да матурлык өстәде. Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Муллин барлык халыкны бәйрәм белән котлады һәм гаиләләргә истәлекле бүләкләр, чәчәкләр һәм район символикасы төшерелгән кепкалар тапшырды.
Владимир Николаевич гел җаваплы урыннарда эшләде. 44 ел ул Әгерҗе шәһәренә һәм Әгерҗе халыгына хезмәт итте. Тормыш иптәше – Роза Абдулловны – 28 ел Әгерҗе Сөт комбинатында баш экономист булып эшләде, һәм Профком эшен алып барды. Бу хөрмәтле гаиләне “Тимер юлчылар кенендә” Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы котлады, Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләкләр тапшырды.
Бу алар өчен бик зур вакыйга булды. Бәйрәмгә яшьүсмерләрнең әти-әниләре һәм туганнары килгән иде. Егет һәм кызларга төп документны теләкләр теләп Н.Фадеева, Р. Сафина һәм Р.Сагитов тапшырды.
Ярты гасыр элек алар язмышларын бәйләгәннәр. Шул көннән бирле бер-берсенә тугрылыклы булып матур гомер кичергәннәр. Аларнын беренче очрашулары Горький паркында була. Рафаил Ибрагим улы Казан Дәуләт Төзелеш һәм архитектура институтын тәмамлап аспирантурага укырга керә. Бүгенге көндә ул – профессор, укытучы. Луиза Рафик кызы белеме буенча – химик. Ул – тормыш иптәшенә яраткан хатын, ике кызына кайгыртучан әни һәм алты оныгына яраткан дәу әни дә.
Без аларга алдагы көннардә дә гаилә учагын сүндермичә мул тормышта исән-сау гомер итүләрен телибез.
Бик күп яшь парлар үзләренең туй тантанасын үзенчәлекле, онытылмаслык итеп уздырырга тели. Шуңа мисал итеп 1 август көнне «Казан» Гаилә узәген чып-чын пиратлар яулап алды. Нәкъ шушы көнне Александр һәм Екатеринанын язылышу тантанасы шул рухта узды. Алар үзләрен бер-берсен яраткан кияү һәм кәләш итеп кенә түгел, ә чын мәгънәсендә ижадый парлар итеп күрсәттеләр.
Аларнын язылышу тантанасына килган барлык дуслары,хәтта әти-әниларе узләренең образларын тудырган иде.
Без аларга киләчәктә бер-берсен хөрмәт итеп,муллыкта,тигез мәхәббәт белән яшәүләрен теләп калабыз.
Аның ата-аналары Азнакай башлыгы Шәйдуллин М.З. һәм Актүбә башлыгы Галеева Р.А. кулларыннан туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр алдылар.