Традиция буенча тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы Равил Кузюров исеменнән бүләкләр тапшырды. Евдокия Казачковага тормыш авырлыкларын шактый күрергә туры килә. Сугыш михнәтләрен, ачлык-ялангачлыкны күрсә дә, ул бүгенге көндә көчле рухлы булып яши. Бүген ул Нурлатта озын гомер кичерүче буларак үзенчәлекле рекорд куя. Аңа кадәр гомер озынлыгы буенча иң югары күрсәткеч 103 яшь иде.