Алар 3 августта үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга дип балалары, оныклары җыелды. Нотфулла ага озак еллар күмәк хуҗалыкта агроном булып эшләде, Хания ханым – балаларга мәктәптә белем бирде. Авылның бу мөхтәрәм кешеләрен гаилә бәйрәме белән Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гафиятуллина Р.Ш. котлады.