ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Яңа мөхәррият (2015 елның 1 гыйнварыннан):

      333.26 Маддә. Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм бүтән вәкаләтле органнар тарафыннан башкарыла торган гражданлык хәле актларын һәм башка юридик әһәмияткә гамәлләрне дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы күләме

1.                Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм бүтән вәкаләтле оешмалар тарафыннан башкарыла торган гражданлык хәле актларын һәм башка юридик әһәмияткә ия гамәлләрне дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы күләме түбәндәгечә билгеләнә:

1)               таныклыгын бирүне дә кертеп, никахлашуны дәүләти теркәү өчен - 350 сум;

2)               таныклыгын бирүне дә кертеп, никах өзүне дәүләти теркәү өчен:

балигъ булмаган уртак балалары булмаган ир белән хатынның үзара ризалыгы белән никах өзелгәндә - ир белән хатынның һәркайсыннан 650 сум;

суд карары нигезендә никах өзелгәндә - ир белән хатынның һәркайсыннан 650 сум;

ир яки хатынның берсе суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип яки хокукый сәләтсез дип танылган, яки җинаять кылган өчен өч елдан артык вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән очракта, икенчесенең гаризасы буенча никах өзелгәндә - 350 сум;

3)               ата булуны билгеләү таныклыгын бирүне дә кертеп, ата булуны билгеләүне дәүләти теркәү өчен - 350 сум;

4)               исем алмаштыру таныклыгын бирүне дә кертеп, үз эченә исем, фамилия һәм (яки) атасының исемен алган исем алмаштыруны дәүләти теркәү өчен - 1600 сум;

5)               таныклык бирүне дә кертеп, гражданлык хәле акт язуларына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү өчен - 650 сум;

6)               гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында кабат таныклык бирү өчен - 350 сум;

7)               гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм башка вәкаләтле органнар архивларыннан физик затларга белешмәләр бирү өчен - 200 сум.

2.         Әлеге маддә әлеге Кодексың 333.27 маддәсен исәпкә тотып

кулланыла.

      Бүген, 31 июль көнне Биектау районының ЗАГС бүлегендә Нәфис һәм Гөлнара Миннебаевларың  яңа туган сабыйлары - кызлары Әмирәне теркәү тантанасы үткәрелде. Нәфис Миннебаев 2013 елның Универсиаданың алтын медален яулаган спортсмен, көрәш спорты буенча Татарстанның һәм Россиянең чемпионы, төрле турнирларның һәм Сабантуйларының җинүчесе. 

       Миннебаевларны район башкарма комитеты җитәкченен урынбасары Люция Гобәйдуллина, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләр, һәм Нәфиснең хезмәттәшләре котлады.


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе

      Түбән Ушма авыл җирлегендә гомер итүче Равия Мөхәмәтҗанова шушы көннрдә 80-яшьлек юбилее уңаеннан  котлаулар кабул итте. Равия апа күп еллар киномеханик булып эшләгән, “СССР киномотографиясенең отличныгы” күкрәк билгесенә, күп кенә грамоталарга ия. Лаеклы ялга чыгар алдыннан авыл җирлегендә бухгалтер булып хезмәт куйган. Тормыш иптәше Җиһанша абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Быел яз алтын туйларын билгеләп үттеләр. 

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе 2014 нче елда туган 2014 нче сабыйга исем кушу тантанасы булып узды. Асулкаевлар гаиләсендә 4 июльдә дөньяга аваз салган кечкенә Инсафның тууына карата ГХАТ идарәсендә 2014 нче номерлы туу турында акт төзелгән. Гаиләдә икенче бала булып туган Инсафның әти-әнисен котлап Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Асулкаевларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, материаль тотрыклылык теләп истәлекле бүләк тапшырды. Исем кушу тантанасында Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Камадагы филиалы директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының фән һәм белем бирү комиссиясенең председатель урынбасары Ильсия Мезикова да катнашты. Ильсия ханым Асулкаевларга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Кечкенә Инсафның әби-бабалары хөрмәтенә дә  тантанада күп кенә матур теләкләр теләнде.

            Агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2289 сабыйның тууы теркәлгән. Аараларында  16   пар игезәкләр дә бар.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә август аенда  ел саен күзәтелә торган традицион  туйлар чоры старт алды. Рамазан белән бәйле рәвештә, июль аенда атнасына уртача 40  пар никахлашса, агымдагы атнада 60 пар кияү һәм кәләш өйләнешергә теләк белдергән. 30 июль көнне исә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Тантаналар йортында 2014 нче елның бер меңенче пары өйләнеште. 1000 нче номерлы актлар язуына Алексей Долотов белән Аксана Иноятова кулларын куеп ир белән хатын булдылар. Август аеның икенче атнасында никахлашучы парларның саны 80 гә җитсә, 30 августта билгеләнеп үтәчәк Республика көнендә тагын 14 пар никахларын рәсмиләштерәчәк.

4 гаилә катнашты- Нуриахметовлар – Данияр һәм Альфира – укытучылар.  Губайдуллинар – Фәрит һәм Зөлфира- укытучылар. Фазлеевлар-Ильнур һәм Илзира – сак хезмәткәре һәм пешекче.  Ибатуллинар- Азат һәм Фәнүсә- электрик һәм җыештыручы  Барлык гаиләләрдә дә 3 әр бала үсә.

Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме.             2014 елның 21 июль  Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә  22 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.

         Шулар арасында Нуриәхмәтовлар гаиләсе дә бар. Элина -  ГХАТ идарәсенең баш белгече Эльвира Нуриәхмәтова гаиләсендә көтеп алынган икенче бала.Гаиләне туганнары һәм хәзмәттәшләре тәбрикләделәр, аларга сәламәтлек, бәхетләр теләделәр.

Тормыш яшь Рамазаноларны кызы Тәнзилә белән Архангельск шәһәренә илтеп ташлады. Шунда алар 1964 елда үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Озак та үтмичә 2 нче кызлары Розалия дөньяга килде. Әмма туган якларын алар һич тә оныта алмаганнар.

Казан шәһәрендә Шамиль Рамазан улы һәм Сәлимә Гилмхан кызы теплоэнергострой предприятесенә эшкә урнашканнар. Шунда алар пенсиягә кадәр эшләгәннәр. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда.

Шамиль Рамазан улы һәм Сәлимә Гилмхан кызы горурланырлык 2 бала, 3 онык һәм 3 оныкчык үстерәләр.

Без Рамазановларны 10 елдан бриллиант туйларына чакырып калдык.

14 яше тулган  һәрбер граждан үзенең беренче паспортына ия була. Бу көн - яшь буын өчен бик куанычлы һәм жаваплы көн.

   Килгән барлык кунакларга, әти-әниләргә  һәм укучыларга “Казан” Гаилә үзәге буйлап экскурсия уздырылды.


29
июль, 2014 ел
сишәмбе

      Узган атнада  Балтач районы гражданлык  хәле актларын  теркәү бинасында 10 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте.Әлеге тантанада Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе  инспекторы  Минһаҗева Фәйрүзә котлап балаларга паспортларын тапшырганнан соң, кыскача гына паспорт бирелү, алмаштыру  тәртипләренә тукталып узды.  Балтач районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Р., Бердәм Россия сәяси партиясе Балтач җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фазылҗанова Р.А.  яшь балтачлыларга шулай ук үзләренең  матур теләкләрен җиткезделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International