Узган атнада Балтач районы гражданлык хәле актларын теркәү бинасында 10 балага паспорт тапшыру тантанасы үтте.Әлеге тантанада Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең Балтач районы буенча бүлекчәсе инспекторы Минһаҗева Фәйрүзә котлап балаларга паспортларын тапшырганнан соң, кыскача гына паспорт бирелү, алмаштыру тәртипләренә тукталып узды. Балтач районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Р., Бердәм Россия сәяси партиясе Балтач җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фазылҗанова Р.А. яшь балтачлыларга шулай ук үзләренең матур теләкләрен җиткезделәр.