Бүген, 31 июль көнне Биектау районының ЗАГС бүлегендә Нәфис һәм Гөлнара Миннебаевларың яңа туган сабыйлары - кызлары Әмирәне теркәү тантанасы үткәрелде. Нәфис Миннебаев 2013 елның Универсиаданың алтын медален яулаган спортсмен, көрәш спорты буенча Татарстанның һәм Россиянең чемпионы, төрле турнирларның һәм Сабантуйларының җинүчесе.
Миннебаевларны район башкарма комитеты җитәкченен урынбасары Люция Гобәйдуллина, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләр, һәм Нәфиснең хезмәттәшләре котлады.