2014 елның 21 июленнән N 221 Федераль закон РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертә – дәүләт пошлинасы күләме арта. Үзгәрешләр 2015 елның 1 гыйнварыннан көчкә керә

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

      Яңа мөхәррият (2015 елның 1 гыйнварыннан):

      333.26 Маддә. Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм бүтән вәкаләтле органнар тарафыннан башкарыла торган гражданлык хәле актларын һәм башка юридик әһәмияткә гамәлләрне дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы күләме

1.                Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм бүтән вәкаләтле оешмалар тарафыннан башкарыла торган гражданлык хәле актларын һәм башка юридик әһәмияткә ия гамәлләрне дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы күләме түбәндәгечә билгеләнә:

1)               таныклыгын бирүне дә кертеп, никахлашуны дәүләти теркәү өчен - 350 сум;

2)               таныклыгын бирүне дә кертеп, никах өзүне дәүләти теркәү өчен:

балигъ булмаган уртак балалары булмаган ир белән хатынның үзара ризалыгы белән никах өзелгәндә - ир белән хатынның һәркайсыннан 650 сум;

суд карары нигезендә никах өзелгәндә - ир белән хатынның һәркайсыннан 650 сум;

ир яки хатынның берсе суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип яки хокукый сәләтсез дип танылган, яки җинаять кылган өчен өч елдан артык вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән очракта, икенчесенең гаризасы буенча никах өзелгәндә - 350 сум;

3)               ата булуны билгеләү таныклыгын бирүне дә кертеп, ата булуны билгеләүне дәүләти теркәү өчен - 350 сум;

4)               исем алмаштыру таныклыгын бирүне дә кертеп, үз эченә исем, фамилия һәм (яки) атасының исемен алган исем алмаштыруны дәүләти теркәү өчен - 1600 сум;

5)               таныклык бирүне дә кертеп, гражданлык хәле акт язуларына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү өчен - 650 сум;

6)               гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында кабат таныклык бирү өчен - 350 сум;

7)               гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм башка вәкаләтле органнар архивларыннан физик затларга белешмәләр бирү өчен - 200 сум.

2.         Әлеге маддә әлеге Кодексың 333.27 маддәсен исәпкә тотып

кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International