Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 1000 нче никахы теркәлде

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә август аенда  ел саен күзәтелә торган традицион  туйлар чоры старт алды. Рамазан белән бәйле рәвештә, июль аенда атнасына уртача 40  пар никахлашса, агымдагы атнада 60 пар кияү һәм кәләш өйләнешергә теләк белдергән. 30 июль көнне исә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Тантаналар йортында 2014 нче елның бер меңенче пары өйләнеште. 1000 нче номерлы актлар язуына Алексей Долотов белән Аксана Иноятова кулларын куеп ир белән хатын булдылар. Август аеның икенче атнасында никахлашучы парларның саны 80 гә җитсә, 30 августта билгеләнеп үтәчәк Республика көнендә тагын 14 пар никахларын рәсмиләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International